Агымдагы елның 2 апрелендә "Ленин" җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча район семинары узды. Чара Лениногорск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан оештырылды, аны оештыруда һәм үткәрүдә Россельхозүзәк һәм Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтләре катнашты. Семинарга авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, агрономнары һәм инженерлары чакырылган иде.
Семинарның беренче өлешендә игенчелек, орлыкларның сыйфаты, минераль ашламалар туплау мәсьәләләре каралды.
Семинарның икенче өлеше «Ленин" җәмгыятенең машина-трактор паркы территориясендә узды. Монда авыл хуҗалыгы агрегатларын комплектлау һәм көйләү мәсьәләләре җентекләп каралды.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Дәүләт инженеры Галимов И. Н.тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга техник караулар үткәрүнең барышы турында хәбәр итте. Трактор паркын куркынычсыз эксплуатацияләү өчен аерым игътибар бирергә кирәк булган моментлар билгеләнде: янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре, гомуми файдаланудагы юллар буенча габаритсыз техника йөрүе, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тагылмаларны яктылык кайтаручы элементлар белән җиһазландыру мәсьәләләре каралды.