Язгы чорда янгын куркынычсызлыгы

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Яз янгын куркынычы югары булган сезон санала, кар эрегәч, үткән ел калган үлән чыга.Сүндерелмәгән тәмәке яисә кояш җылысы төшеп торган пыяла аркасында, коры үләнгә ут кабарга мөмкин. 

Янгынга юл куймас өчен, саклык чараларын үтәргә кирәк:

* территорияне җыештырып, корылмалар янында чүп-чар яндырмагыз. Корылмалар һәм яндырыла торган чүп-чар арасындагы ераклык 50 метрдан да ким булмаска тиеш. Коры һәм җилле һава шартларында чүп-чарны яндыру закон белән тыела;
· коры үләнне яндырмагыз, ул бик тиз яна, ә җил аны таратачак һәм ут тирә-яктагы агачларга да күчәргә мөмкин;
· биналар һәм башка ягулык материаллары арасындагы юлларныэ чисталыгын тикшереп торыгыз, бу янгын сүндерү техникасы йөрүгә комачаулый.

Шәхси йортларда чүп-чарны контейнерга җыеп, махсус җиһазландырылган чүп мәйданчыгына алып китәргә кирәк, ә өй янында язгы һәм җәйге чорда беренчел янгын сүндерү чаралары (200 литрдан да ким булмаган мичкә, чиләк, комлы тартма, көрәк һ.б) булырга тиеш.

Әгәр сезнең йорт янында чүп-чар яки коры үлән янса, утны мөстәкыйль рәвештә сүндереп, аның ботаклары белән су сибеп карагыз.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерү частена а «01» яки «112» телефоннары аша хәбәр итегез,  адресны төгәл  әйтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International