Лениногорск бөтендөнья акциясенә кушылды

2021 елның 2 апреле, җомга

2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында 1 нче социаль участокта яшәүчеләр арасында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль педагогы О.Лямова Лениногорск муниципаль районында «Зажги синим»акциясе үткәрде. Акциянең максаты-аутизм проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, җәмгыятьтә әлеге синдромлы кешеләргә һәм шундый балалар тәрбияләүче гаиләләргә карата мөнәсәбәтне яңадан карау.

Бу көн БМО Генераль Ассамблеясенең 2007 елның 18 декабрендәге резолюциясе белән билгеләнгән, анда аутизм белән интеккән балаларның күп булуына борчылу белдерелгән. Бүгенге көндә һәр йөзенче бала аутизм белән туа. Җәмгыятьтә андый кешеләрне «яңгыр балалары»дип атыйлар. Аутизм - ул үсеш бозылуы, ул кешене гомер буе озата бара. 

Акциядә катнашучылар аутизм белән авырган кешеләргә  карата игътибар һәм аңлау билгесе итеп күккә шарлар җибәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International