Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 39 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, үзенең мошенниклар ятьмәсенә эләгүен сөйли.
Хатын-кызга таныш түгел кеше шалтырата һәм үзен банк куркынычсызлыгы хезмәте белгече итеп таншытыра. “Белгеч”нең әйтүенчә, хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштергәннәр, тик кредит акчалары күчә торган счет номеры өченче кешегә карый. “Бу мошенниклар эше булырга мөмкин, акчаларыгыз чит счетка китмәсен өчен миңа пароль һәм кодларны әйтегез, алар хәзер сезнең телефонга смс булып киләчәк”, ди теге алдакчы.
Хатын-кыз аның әйткәннәренә ышана һәм теге кешегә барлык мәгълүматны тапшыра. Аннан хатын-кызның телефонына сезнең исемгә 200 мең сум кредит хупланган дигән хәбәр килә, шуннан акчалар таныш түгел счетка күчә башлый. Хатын-кыз мошенниклар белән бәйләнгәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Хөрмәтле гражданнар, банк хезмәткәре дип үзен таныштырса да, хәтта телефон номеры банкның “кайнар линия” номеры белән туры килсә дә, кат-кат тикшерегез . Банк белән элемтәгә керегез һәм белгечләрдән сорашыгыз.