ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2 апрельдә болытлы. Явым-төшем күбесенчә яңгыр рәвешендәге, көндез явым-төшемсез.Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+4, максималь һава температурасы көндез +6..+10˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык саклана.