Лениногорск нефть техникумы студентлары-робототехника буенча республика конкурсы җиңүчеләре

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында робот техникасы буенча «Үз роботыңны булдыр» Республика фәнни-техник иҗат конкурсы  узды.

Лениногорск нефть техникумын Лазарев Павел (АСУ-1-17), Кокшин Сергей (АСУ-1-17), Әхтәмов Илшат (ЭП-1-18), Хәлимов Илнур (ЭП-1-18) тәкъдим итте.

«Сәнәгатьтә роботлар» юнәлешендә «Siemens" сервоприводы белән идарә итүнең автомат системасы» эше белән 1 урынны Лазарев Павел һәм Кокшин Сергей (фәнни җитәкчеләре Гизатуллина М.Х., Зайцев Ю. Е.), «Җитештерү объектларын автомат рәвештә яктырту белән идарә итү» эше белән «Иң яхшы фәнни-техник проект» номинациясендә Әхтәмов Илшат һәм Хәлимов Илнур (фәнни җитәкчесе Ярмоленко Е. А.) яуладылар.

Без студентларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен республика конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз!!! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International