ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 31 мартта аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м / с, иртән һәм көндез 8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..-5, аязган вакытта -11, көндез максималь һава температурасы +3..+8˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.