Лениногорск курсантлары имтихан тапшырды

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Күптән түгел Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан юлдан читтә йөри торган моточаралар йөртергә укыган курсантлардан имтихан алды.

Теория өлеше укыту кабинетында узды, имтихан билетларына җавап бирделәр. Практик өлештә кар машинасында йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Имтиханга бирергә килгән 6 курсантның бишесе уңышлы гына тапшырды. Алар  А1 категорияле  тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International