Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

28 мартта 11 сәгать 38 минутта Карл Маркс ур., 21 адресы буенча урнашкан йортның януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йорт тулысынча ут белән капланган була. Янгын вакытында бер хатын-кызның үле гәүдәсен табып алалар. Янгынның беренчел  сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү-ул гражданнарның аңына бәйле. Ә спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану, тәмәке тарту белән беррәттән, икеләтә куркыныч һәм янгын чыгу куркынычы да китереп чыгара.

Иң кирәкле кагыйдәләр:

- пепельне янмый торган материалдан эшләнгән пепельницаларга, хәтта бераз гына су салырга кирәк. 

- беркайчан да урын-җирдә тәмәке тартмагыз . Арыган яки эчкән кеше һәрвакытта да үз гамәлләрен контрольдә тота алмый;

- тәмәке тарту махсус билгеләнгән бинада рөхсәт ителә, анда идәннәр янмый торган материалдан ясалган булырга тиеш;

- җиңел ялкынсынучы һәм янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмагыз;

- тәмәке тартканнан соң, тәмәкене җентекләп сүндерергә куярга кирәк;

- тәрәзә яки балконнан сүндерелмәгән тәмәке ташламагыз.

Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International