Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара.
Биредә лениногорскилылар ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продуктлары сатып ала алалар.
Иртән ярминкәгә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, продукциянең ассортименты һәм бәяләре белән танышты.