ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 27 мартта аязучан болытлы һава көтелә.
Явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4 ̊. Көндез максималь һава температурасы +3..+6 ̊. Юлларда бозлавык.