38 яшьлек ленниогорскилы Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә мошенник гамәлләр факты буенча мөрәҗәгать итә.
Мөрәҗәгать итүче популяр сайтта видеокартаны сату турында белдерү тапкан. Сатучы белән элемтәгә керә, килешү турында сөйләшә. Нәтиҗәдә, товарга түләү һәм илтеп тапшыруны рәсмиләштерү өчен, ир видеокарта хуҗасы җибәргән сылтама буенча күчеп, үзенең банк картасының барлык реквизитларын да кертә. Акча күчерелә, әмма сатучы өзеклек килеп чыкты, түләү узмады, дип операцияне кабатларга куша. Ир кабатлый, тик картада акча булмавын күрә. Шуннан сатучы белән элемтә өзелә, ир мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Зыян 11 мең сумнан артык тәшкил итә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст.2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге искәрткәнчә, Интернет челтәре аша товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ биргәндә саклык һәм уяулык күрсәтегез, шул очракла алдарлар кулына эләкмәссез.