Лениногорскида "Халык контроле" системасында гаризаларның 75проценты хәл ителгән

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев катнашында "Халык контроле"  дәүләт мәгълүмат системасына беренче квартал дәвамында кергән гражданнар гаризаларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне карау буенча башкару дисциплинасының торышы турында Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 11 мартына кадәр системада барлыгы 248 гариза бастырылган, 185 гариза «заявка хәл ителгән» дигән статуска ия. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе юлларның начар торышына, шул исәптән җәяүле тротуарларының торышына, территорияләрне төзекләндерүгә кагыла. Урамнарны яктырту, җәмәгать транспорты, хуҗасыз этләрне тоту һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр дә бар.

2021 елның 25 мартына 45 заявканы үтәү планлаштырыла. Барлык гаризалар да район җитәкчелеге контролендә.

Рөстәм Низамиев Башкарма комитет һәм төрле хезмәтләрнең лениногорскилылардан килгән мәсьәләләрне хәл итү буенча эшен яхшы бәяләде, хәл ителгән гаризаларның 75% ы – бу Татарстан Республикасы буенча уртачадан югарырак күрсәткеч, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International