Шимбә көнне, 27 мартта, Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларына эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан да авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Теләүчеләр кош ите, сыер ите, сарык ите, балык, йомырка, сөт продукциясе, ярмалар, яшелчәләр, шулай ук бодай, арпа, арыш, солы арзан бәягә сатып ала алачаклар.
Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.
Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа оештырылачак.
Ярминкәгә рәхим итегез!