Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" 23 мартта Татарстан Республикасы территориясендә көчле буран һәм бозлавык булачак.
Буран вакытында:
Аяк киеме таймый торган һәм уңайлы булырга тиеш. Сак булыгыз, тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә. Күреме начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт ттуктап калудан сак булырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәгез, чөнки кар эреп бетү сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.
Машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга киңәш ителә.
Бозлавыкта:
Сак булыгыз, ашыкмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.
Йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт туктап калмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
5. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итү.
Җәяүлеләргә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрмәү һәм юл катламнары аз булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл узмаска;
5. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.