Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә балигъ булмаган балалары булган хатын-кызларны эш белән тәэмин итү буенча очрашу узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү максатыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зилә Садыкова балигъ булмаган балалары булган хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати очрашу үткәрде. Чараның максаты хатын-кызларга балалар тәрбияләү белән шөгыльләнү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашуда 5 кеше катнашты. Әлеге очрашу катнашучыларга аларның кайсы өлкәдә эшли алуларын ачыкларга ярдәм итте, мәшгульлек үзәге хезмәтенә нинди документлар бирергә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International