Быел Нәүрүз бәйрәме Мәдәният сараенда узды. Концерт башланыр алдыннан фойеда милли ризыклар күргәзмәсе оештырылды. Милли диаспоралар вәкилләре традицион сыйларны күрсәттеләр. Бәйрәм өстәлләрендә таҗик пылавы, үзбәк кашыгы сумалак, әзербайҗан тәм – томнары-пәхлавә һәм шекербура бар иде.
Кунакларны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу язгы бәйрәм барлык милләт кешеләрен берләштерә, бәйрәмдә катнашучыларга сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде.
Мәдәният сарае һәм милли диаспоралар үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Лениногорск районы территориясендә 30дан артык милләт дус һәм тату яши. Бәйрәмнең махсус кунаклары-Азәрбайҗан җырчысы, Халыкара конкурслар лауреаты Әсиф Алиев, Әзербайҗаннан «Хәял» ансамбле, таҗик башкаручысы Фирүз Насыйров иде.