Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
"Коррупция дәүләт һәм җәмгыятьнең барлык мөһим өлкәләренә дә йогынты ясый, формаларның күптөрлелеге һәм югары оешканлыгы белән характерлана, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов утырыш башында.
Көн тәртибендә коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим мәсьәләләре каралды.
«2015-2023 елларга Лениногорск муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы чараларын тормышка ашыруның барышы турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлнара Газизова сөйләде. Үзенең чыгышында ул Лениногорск районында «2015-2023 елларга Лениногорск муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы раслануын, әлеге программаның барлык чаралары билгеләнгән срокларга һәм тулы күләмдә башкарылуын, хисап мәгълүматының квартал саен Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» өстәмә битендә урнаштырылуын сөйләде.
2020 елда Лениногорск муниципаль районының вазифаи затлары эшчәнлегендә коррупцион җинаятьләр һәм хокук бозулар турында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Рөстәм Зарипов чыгыш ясады.
Контроль-хисап палатасының бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту буенча эшчәнлеге һәм 2020 елга тикшерүләр барышында ачыкланган фактлар турында контроль-хисап палатасы рәисе Фирдәүс Хәбибуллина чыгыш ясады.
Бюджет акчаларыннан һәм муниципаль мөлкәттән файдалану буенча хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында контроль-хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән контроль һәм эксперт-аналитик чаралар нәтиҗәләре турында даими рәвештә мәгълүмат урнаштырыла. Контроль-хисап палатасы тарафыннан алга таба да ялган яки аффилирацияләнгән оешмаларны куллану фактларын ачыклауга, шулай ук бюджет акчаларын законсыз файдалану һәм муниципаль милекне максатчан файдалану буенча карар кабул итүче вазифаи затларның шәхси кызыксынучанлыгына аерым игътибар биреләчәк.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча эш торышы һәм чаралар турында "ТКХ һәм төзелеш үзәге" АҖ директоры Фәрит Фәрхетдинов сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, Рәгать Хөсәенов, 2020 елда Лениногорск районында коррупциягә каршы сәясәтнең муниципаль программасы үтәлешенең уңай динамикасын билгеләп үтте, ләкин 2021 елга эш планнарында, норматив-хокукый актлар белән алып барылган эшкә, муниципаль хезмәткәрләрне мәгълүматлаштыруга, шулай ук халыкка җирле массакүләм мәгълүмат чаралары буенча мәгълүмат җиткерүгә басым ясап, эшне көчәйтергә кирәк, диде.