Игътибар, конкурс игълан ителә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорск Әтиләр Советы һәм «Ярмарка» нәшрият йорты призына «Үз кулларың белән сыерчык оялары яса»конкурсы игълан ителде. Әйдәгез, кошларга кошчыкларын иминлектә үстерергә ярдәм итик!

Конкурска йомгак ясау-27 мартта (шимбә көнне) шәһәр мэриясе каршындагы скверда – 9 сәгатькә булачак.

Без конкурс эшенә күп санда балаларны һәм аларның әти-әниләрен җәлеп итәргә телибез. Шуңа күрә күп төрле номинацияләр уйлап таптык.

Һәр катнашучы призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк. 

Катнашучыларны, спонсорларны һәм меценатларны, җанатарларны, риелтерларны һәм реклама агентларын чакырабыз. 

27 мартта килегез һәм конкурста катнашучыларга үз симпатияләрегезне бүләк итегез!

Ә әлегә сезнең тәкъдимнәрегезне һәм өстәмәләр көтәбез.

Тулырак мәгълүмат 8-987-27-28-516 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International