Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Сезне йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.
Сак булыгыз, биналарга мөмкин кадәр якын килмәгез. Бинадан чыкканда түбәләргә кар массалары, боз һәм боз сөңгеләре җыелуга игътибар итегез. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк.
Аввтомобильләрегезне биналар һәм корылмалар янында калдырмагыз.
Йорт түбәсендә эленеп торган боз сөңгеләре һәм кар өемнәре булганда, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.