Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 15-28 март көннәрендә Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс грамоталылыгын өйрәнү максатларында муниципаль берәмлекләрдә халыкка социологик сораштырулар уздыру турында хәбәр итә:
1) https://mert.tatarstan.ru/kompyuternaya-gramotnost-naseleniya-respubliki.htm -халыкның компьютер грамоталылыгы дәрәҗәсен тикшерү;
2) https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya-v-respublike.htm -халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен тикшерү.
Сораштырулар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елда республика күзәтүе формаларын, социологик тикшеренүләр исемлеген раслау турында»гы 28.01.2001 ел, № 32 карарын үтәү йөзеннән үткәрелә.