Көнкүреш электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Электр приборларын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык чаралары:

Электр приборларын җитештерүче заводның паспорт мәгълүматлары һәм техник документациясе белән файдаланырга кирәк. Моннан тыш, мондый көнкүреш электр приборларын сатып алганда сатучыларның әлеге төр товарга туры килү сертификаты һәм янгын куркынычсызлыгы сертификаты булуга игътибар итәргә кирәк.

Зыян күргән розеткалардан файдалану куркынычы барлыгын да онытырга ярамый, электр җылыту приборларын тукыма һәм башка ягулык материаллары белән ябарга ярамый.

Электр приборлары янганда (мәсәлән, утюг, телевизор) сүндерүгә керешкәнче, аларны башта токтан алырга кирәк. 

Исегездә тотыгыз, тыела:

җиңел ялкынсынучы предметлар (пәрдә, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары) янында электр приборларын урнаштыру;

электр приборлары төзек булырга тиеш;

электр белән җылыту приборларын челтәргә озак вакытка куеп калдыру;

төзек булмаган электр приборларын, изоляция бозылган розеткалар һәм электр үткәргечләрне файдаланырга;

Искәртәбез:

теләсә нинди гадәттән тыш хәл килеп туган очракта ашыгыч рәвештә коткару хезмәтенә 01, 112 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International