Бүген "Юбилейный" паркында Масленица бәйрәме узды. Аны күңеллерәк итеп билгеләп үтсәң, ел уңышлы һәм мулрак булыр дип санала.
Бәйрәм кунакларын Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Масленица - чын дуслык, хөрмәт һәм гореф-гадәтләрне олылау бәйрәме.
Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч программа көтә иде, анда театральләштерелгән тамаша, төрле конкурслар, уеннар, җырлар, биюләр булды. Мәйданда урнашкан сәүдә рәтләре коймак, пылау, камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйлады.