"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре балалар өчен циркка бару оештырдылар

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

6 март көнне Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы һәм психологы социаль хезмәт күрсәтүче 20 баланы циркка алып бардылар. Цирк тамашасына бушлай бару өчен билетлар цирк администрациясе тарафыннан бирелде, моның өчен аларга зур рәхмәт.

Балалар цирк дөньясына чумдылар, артистларның чыгышларын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Программа төрле цирк номерларына бай иде. Балалар зур энтузиазм белән клоун чакырган номерларда катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International