Лениногорскилылар өчен һава торышы

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 11 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез бераз кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -24..-27, аязган вакытта -32. Көндез максималь һава температурасы -12..-16˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International