Лениногорскида «Тере классика" халыкара яшь шигырь укучылар конкурсының йомгаклау этабы узды

2021 елның 9 марты, сишәмбе

11 нче номерлы гимназия, Шөгер урта мәктәбе базасында 5-11нче сыйныф укучылары өчен «Тере классика» халыкара яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль туры узды. 5 март көнне Балалар иҗат йорты базасында конкурсның йомгаклау этабы узды.

Конкурста төрле гомуми белем бирү оешмаларыннан 49 укучы катнашты.

"Тере классика" конкурсы – балалар арасында укуны популярлаштыру буенча Россиядә иң масштаблы проект, аның төп бурычы – яшүсмерләрдә нәфис әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Ярты ел буе укучылар сайлыйлар, ә аннары прозаик әсәрләрдән өзекләр укыйлар.

Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның югары дәрәҗәдә әзерлекләрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International