«Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары 8 март бәйрәме алдыннан тыл хезмәтчәне Миронова Клавдия Федоровнаның өенә барып хәлен бардылар.
Ул Самара өлкәсенең Шенталы районында туа. Аңа 3 яшь тулгач, гаилә Краснодар краена күчеп килә. Әтисен фронтка алалар һәм ул һәлак була. Әнисе дүрт бала белән ялгызы кала.
1955 елда Лениногорскига күчәләр. Ул «Лениногорскнефть» идарәсенә лаборант булып урнаша, анда 30 елдан артык эшли. Кияүгә чыга, өч бала таба.
Клавдия Федоровна күпсанлы хезмәт медальләре һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел " юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Белгечләр һәм волонтерлар Клавдия Федоровнага истәлекләре белән уртаклашкан өчен рәхмәт белдерделәр, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр, символик бүләк һәм җыр бүләк иттеләр.