Товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча "кайнар линия"

2021 елның 5 марты, җомга

2021 елның 15 мартында «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» (Tackling Plastic Pollution) девизы белән  Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны үткәрү кысаларында 2021 елның 10-19 март көннәрендә 9.00 дән 16-30 март көннәрендә 5-36-64 номеры буенча, товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә аларның хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кулланучыларга шалтырату һәм консультацияләр кабул итү буенча «кайнар линия» оештырылачак.

Шулай ук ТР, Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәк бинасында "Кулланучылар өчен ачык ишекләр көне» оештырылачак, аның барышында теләсә кайсы граждан товарны кире кайтару тәртибенә, язмача претензияләр төзү тәртибенә, судка дәгъва гаризасы бирү тәртибенә кагылышлы барлык кызыксындырган сораулар буенча түләүсез консультация алырга мөмкин. Чараның үткәрелү вакыты: 2021 елның 16 марты, 14: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International