Лениногорск Мәдәният сараенда 8 март уңаеннан бәйрәм концерты узды.
Бәйрәмгә килгән гүзәл туташ-ханымнарга тюльпан чәчәге белән каршы алдылар. Сәхнәдән алар өчен берсеннән-берсе матур чыгышлар тәкъдим ителде.
Хатын-кызларны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.
Залда Ватан өчен хезмәтләрен кызганмаган көчле рухлы апалар да бар иде. Аларны аерым билгеләп үттеләр: алар - Мария Кузьмичева, Роза Хафизова, Антонина Куликова.