Белгечләр һәм волонтерлар акция үткәрде

2021 елның 5 марты, җомга

«Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары # МыВместе" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар үткәрделәр. 

Әлеге акциянең максаты-битараф булмаган һәм ихлас гражданнарны акциягә кушылырга чакыру, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә өндәү.

1 марттан 5 мартка кадәр онлайн –челленджда «Тикток»та чаралар узды. Волонтерлар «ТикТок» социаль челтәрендәге кыска видеоролик ярдәмендә пандемия чорында җәлеп ителгән кешеләргә рәхмәт сүзләре белән тапшырдылар. 

Әлеге чараны тормышка ашыруның чираттагы этабы булып «Паутина» флешмобы торды. Яшьләр, тирә-юньгә тезелеп бастылар, аларның һәркайсы кулларына кызгылт-сары җепләр алып, җепләрен тотып, теләсә кайсы башка катнашучыга тапшырдылар. 

Әлеге акцияне дәвам итеп, 5 март көнне үзәк белгечләре һәм волонтерлар Лениногорск балалар поликлиникасы табибларына  символик бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International