Лениногорскида Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйге узды

2021 елның 5 марты, җомга

5 март көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан рәсем конкурсы оештырды.

Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы гаиләләрдән балигъ булмаганнар катнашты.

Әлеге конкурсның максаты хатын-кызларга карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү, балаларда бәйрәм, аның тарихы һәм традицияләре турында күзаллауларны формалаштыру иде.

Үткәрелгән чара барышында нәни рәссамнар үз рәсемнәрендә әниләренә булган мәхәббәтләрен белдерделәр, ничек итеп вакытны бергә уздырулары турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International