Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта наркотикларга каршы комиссия әгъзалары, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, прокурор ярдәмчесе Рушан Бикбов катнашты. Утырыш Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү белән узды.
Утырышның көн тәртибендәге ике мәсьәлә буенча Лениногорск муниципаль районы территориясендә наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендәге вәзгыять, җинаять кылуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны анализлап, кешеләрне наркоманиядән дәвалау, медицина һәм социаль реабилитацияне узу бурычын үтәүгә мотивацияләү чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Раупов хәбәр итте.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вагыйз Санатуллин укучылар арасында наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тарту профилактикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге һәм Мәгариф идарәсе белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде.
Утырыш ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык уртак тырышлыкларга карамастан, халык, бигрәк тә яшь буын наркоманиясе проблемасы зур проблема һәм мөһим бурыч булып кала, дип билгеләп үтте.
"Профилактиканы көчәйтергә, яшь буынны наркотиклаштыруга каршы көрәшне камилләштерергә, каршы торуның тагын да нәтиҗәлерәк чараларын табарга һәм профилактик эшне камилләштерү юлларын табарга кирәк, - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.