Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә шәһәрдә яшәүче 62 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, хатын акча эшләү максаты белән Интернет челтәрендә өстәмә хезмәт хакы тәкъдим иткән сайт тапкан. Бу сайтка ул үзенең шәхси мәгълүматларын кертә белән теркәлә. Тиздән билгесез ханымнан шалтырату килеп ирешә, әңгәмәдәше гариза бирүчегә тиешле сумманы күчерергә ышандыра. Шулай ук телефонга кушымта урнаштырырга кирәк, ди. Лениногорскилы ханым күрсәтелгән счетка 19 мең сумнан артык акча күчерә һәм бераздан ул проценты белән кайтырга тиеш була. Акча күчү белән элемтә өзелә, хатын мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләрен ткорбаны булмаска чакыра. .
Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.