Лениногорск нефть техникумы базасында укучылар арасында һөнәри осталык буенча республика олимпиадасы узды

2021 елның 5 марты, җомга

4 март көнне «Лениногорск нефть техникумы»  базасында укучылар арасында һөнәри осталык буенча республика олимпиадасы узды.

Олимпиада иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, урта буын белгечләренең һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрү, аларның һөнәри компетентлыгын камилләштерү, белгечлекләрнең абруен күтәрү максаты белән үткәрелде.

Һөнәри эшчәнлек төрләрен белүне күрсәтүче теоретик һәм практик биремнәрне үтәү нәтиҗәләре буенча, укытучылардан һәм эш бирүче вәкиленнән торган эксперт төркеме (жюри рәисе – «Лениногорск РемСервис» ҖЧҖ кече диаметрлы скважиналар төзү цехының әйдәп баручы технологы-Каниев Артур Ленарович) йомгак ясады. «Лениногорск нефть техникумы» ДАҺББУ һәм «Әлмәт политехника техникумы» ДАҺББУ студентлары призлы урыннар яуладылар.

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмаларында нефть профиле белгечләрен әзерләүнең югары сыйфатын раслый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International