ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2021 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга көчле җил булачак,
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10, аязган вакытта -15. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚.