Лениногорскида өлкән буын вәкилләре арасында шахмат турниры узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

26 февральдә Лениногорск шәһәренең шахмат мәктәбендә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында шахмат буенча муниципаль турнир узды.

Ярышлар Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Турнирда барлык теләүчеләр дә катнашты. Ир-атлар арасында 1 урын-Трошихин Александр, хатын-кызлар арасында Вахтерова Ольга, 2 урын-Валеев Ренат һәм Солтанова Клариса, 3 урын-Родин Валерий һәм Чеховская Рәисә.

Ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International