Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
27 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән көчле буран көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буран вакытында:
Аяк киеме таймый торган һәм уңайлы булырга тиеш.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. Күреме начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан сакланырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә.
- машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга,юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга кирәк.
- балык тотарга яратучыларга начар күрүе аркасында бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга, ялгыз балык тотарга бармаска киңәш ителә.
Томанда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калмаска тырышырга кирәк. Ерактан күренеп торучы жилет кулланырга онытмагыз.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә,
Машина йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт тоткарлыксыз калмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
5. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итү.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.