Лениногорск политехник көллияте базасында һөнәри осталык буенча республика конкурсы узды

2021 елның 26 феврале, җомга

25 февральдә «Лениногорск политехника көллияте» базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында «Электромонтаж» компетенциясе буенча һөнәри осталык республика конкурсы узды.

Катнашучылар «Әлмәт политехника көллияте», «Әлмәт һөнәри көллияте», «Түбән Кама күппрофильле көллияте», «Кама дәүләт автомеханика техникумы", "Бөгелмә машина төзелеше техникумы" , Актаныш технология техникумы һәм башка уку йортларыннан килделәр. «Лениногорск нефть техникумы» һәм «Лениногорск политехник көллияте» дәүләт һөнәри белем бирү учреждениеләре үз белем бирү учреждениеләрен лаеклы тәкъдим иттеләр.

Һәр конкурс биреме ике этаптан торды: теоретик өлешендә конкурсантлар компьютер тесты үттеләр, практик өлештә 3 сәгать эчендә монтаж һәм электр схемалары буенча электр җайланмасын җыйдылар, шулай ук электр җайланмасын тикшерү һәм эксплуатацияләү эшләрен башкардылар.

Катнашучыларны ТР һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары арасыннан эксперт жюри бәяләде. Конкурсның баш эксперты - "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺБУнең җитештерү буенча укыту мастеры Князькин Владимир Захарович.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр, призерлар һәм номинантлар ачыкланды. Беренче урын-Вәлиәхмәтов Руслан («Әлмәт һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе), 2 урын – Мигманов Рәмис ( Әлмәт политехника көллияте), 3 урын – Шәймәрданов Рифат (Лениногорск нефть техникумы), «Иң яхшы теоретик» номинациясендә - Мисхабов Альберт («Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ), «Иң яхшы практик» номинациясендә - Фазлыев Фәрит («Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте» ДАҺБУ).

Кунаклар өчен көллиятнең остаханәләре һәм лабораторияләре буенча күзәтү экскурсиясе уздырылды, анда катнашучылар «Лениногорск политехник көллияте» ДАҺБУнең матди-техник базасы белән таныштылар.

Конкурсны үткәрү кысаларында конкурсантларны әзерләгән укытучылар өчен «Студентларны конкурс һәм олимпиада хәрәкәтендә катнашуга күпбаскычлы әзерләү» темасына түгәрәк өстәл оештырылды, анда катнашучылар Worldskills чемпионатларына әзерлек буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чара лаеклы дәрәҗәдә узды, катнашучылар һәм кунаклар үткәрелгән конкурс турында уңай фикерләр калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International