Татарстан Республикасында 2021 елның 1 мартында "Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар да катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай бокументлар коллекциясен: фотографияләр, фоно, видеодокументлар, шәхси документларны күрсәтү дә җитә.
"Гаилә архивын тапшыр» конкурсы ике этапта үткәрелә:
муниципаль этап (01.03.20021-19.04.20021),
республика этабы(01.06.20021-30.06.20021).
Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә (гаилә архивларының төп нөсхәләре Дәүләт архивына саклануга эләгә).
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:
50 000 сум – I урын өчен
30 000 сум – II урын өчен
20 000 сум – III урын өчен.
Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» Башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан электрон рәвештә һәм 2021 елның 12 апреленә кадәр кабул ителә.
Барлык сораулар буенча ТР «Лениногорск муниципаль районы» Башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Лениногорск шәһәре, Куйбышев урамы, 7 йорт, тел.5-48-96.
Бүлек җитәкчесе Максимова Наталья Викторовна, эл.почта: Natalya.Maksimova@tatar.ru к
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтында түбәндәге адрес буенча таныша аласыз: https://arhiv.tatarstan.ru/informatsiya-po-grantam-i-arhivnim-konkursam-4298249.htm к