19-20 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча СССРның халыкара класслы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәрләмов истәлегенә багышланган ачык республика турниры узды. Ярышларда Россиянең 20 шәһәреннән 180 яшь көрәшче катнашты.
62 кг. га кадәр авырлык категориясендә Сәләхов Илназ җиңүче булды. Зөбәровский Макар һәм Ясасов Арслан үз үлчәү категорияләрендә бронза призерлар булдылар.
Шул ук вакытта Нурлат шәһәрендә 2021 елның 20 февралендә Ватанны саклаучылар көненә һәм Татарстан Республикасында Туган телләр елына багышланган, сугышчы-интернационалист М. Бакиров истәлегенә көрәш буенча ТР Нурлат муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Ярышларда Нурлат, Әлмәт, Аксубай, Баулы һәм Лениногорск районнары җыелма командалары катнашты.
60 кг. га кадәр авырлык категориясендә Галиуллин Нияз җиңүче булды. Үз авырлык категорияләрендә Галиуллин Рияз һәм Ситдыйков Адель икенче призер булдылар. Шарапов Ришат өченче призер булды.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.