Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 23 февраль белән котлый

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатларыбыз, хөрмәтле ир-егетләребез!

Чын күңелдән  Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм Ватан хакына хезмәт иткән, хәрби вахта алып барган һәм Россия армиясе сафларына керергә әзерләнүчеләр өчен тирән хөрмәт билгесе булып тора. Тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән безнең дәүләтебездә иминлеккә һәм тотрыклылыкка ирешкән, бөек Россия данын һәм куәтен ныгыткан һәркемгә рәхмәт.

Бу бәйрәм көнендә без иң җылы котлауларны, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышында катнашкан, тормышларын кызганмыйча, тылда хезмәт куйганнарга һәм озак еллар туган яктан еракта хәрби хезмәттә булучыларга юллыйбыз. Безгә –  Бөек Җиңү варисларына, Сезнең Ватанга фидакарь хезмәт итүегез ныклык, батырлык үрнәге булып тора.

Россия армиясе сафларында үзләренең гражданлык бурычларын лаеклы үтәгән шәһәр һәм райондашларыбыз  олы ихтирамга лаек. Алар – яшь буынга үрнәк.

Сезнең һәрберегезгә  ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр йортка иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш телим. Илебез тыныч, күк йөзебез аяз булсын!


Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International