21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, мәдәният сараенда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы булды.
Районның барлык милли колориты белән Мәдәният сараеның 1 һәм 2 катларында оештырылган күргәзмәдә танышырга мөмкин иде.
Бәйрәм сәхнәсендә бер-бер артлы милли диаспоралар, өлкәннәр һәм балалар вокаль һәм хореографик ансамбльләре чыкты һәм Лениногорск районы халыкларының бөтен көчен, бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтте.
"Телне саклау-ул халыкның киләчәк буын алдында бурычы, ә туган тел-кешенең халык белән бәйләнеше. Иң зур хәзинә-Туган тел. Чөнки нәкъ менә ул һәр җәмгыятьнең, һәр аерым кешенең тарихи нигезен тәшкил итә. Быел без башкарасы эшләр, үткәрәсе чаралар үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертсен иде", - дип билгеләп үтте район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Чараның кунагы-Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев елның төрле чараларга бай булачагын билгеләп үтте һәм лениногорскилыларны бәйрәм белән котлады.
Район территориясендә 30дан артык милләт яши. Халыклар дуслыгы йорты составына рус, чуаш, мордва милли автономияләре, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, әзербайҗан, әрмән, таҗик һәм үзбәк диаспоралары керә. 21 февраль көнне бу тату гаиләгә керәшеннәрнең милли-мәдәни оешмасы да кабул ителде, аларны тантаналы рәвештә Мәдәният сарае сәхнәсендә сәламләделәр.