Лениногорскида Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Чакырылган кунаклар арасында – сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хезмәткәрләр, яшьләр, иҗтимагый оешма вәкилләре бар иде.

Бәйрәм чарасын Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде. Ул җыелучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Аннары район башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләү тантанасын үткәрде.

Концерт шәһәр үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International