2021 нче елның 20 нче февралендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Кирлегәч авыл җирлегендә Нуртдиновлар Мәсгут Вәзыйх улы һәм Галибә Әбүзәр кызы алтын туйларын билгеләп үтте. Нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елда 20 нче февральдә Нуртдиновларның гаилә пары Татарстан АССРның Лениногорск районы Кирлегәч авыл Советында никахларын теркәделәр. Шул вакыттан бирле күп вакыт узды һәм күп нәрсә үзгәрде, әмма бер-береңә карата мәхәббәт, тугрылык һәм тирән хөрмәт, бу хисләрне гомер буе алып бара белү үзгәрми калды. Берсүзсез, Нуртдиновлар гаиләсе-барлык буыннар өчен дә иң лаеклы үрнәк!
Традиция буенча Мәсгүт Вазыйх улы һәм Галибә Әбүзәр кызы Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.
Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилярларга Юбилей таныклыгы һәм нык сәламәтлек, озын гомер, елмаюлар һәм якты мизгелләр теләде.