Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү

2021 елның 19 феврале, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән аномаль салкын һава торышы урнашты, мондый һава  торышы  2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә  игътибарсыз калдырмагыз!

Янып торучы мичне балаларга ышандырып калдырмагыз!

Һәлакәтләр булмасын өчен, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл һәм җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзара әдәплелек күрсәтергә кирәк.

Бозлавыкта өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча сак булырга, җәрәхәтләрдән котылу өчен ашыкмаска, аяк астына карарга кирәк.

Аяк-кулларны өшетүдән сак булыгыз.

Мондый хәлгә эләкмәс өчен белгечләр җылы киенергә, урамда озак тормаска, салкын һавада йөрер алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итә. Исерек хәлдә кеше организмы түбән температурага адекват реакция ясый алмый - кеше салкынны сизми һәм, димәк, туңу тизрәк башлана. 

Өлкән кешеләр һәм кечкенә балалар үзләренә аерым игътибар таләп итә. 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр,  кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International