«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече «Волонтер» үзәге волонтеры Карина белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәне янына бардылар.
Анна Ивановна үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Ул 1927 елда Югары Зәй авылында туа. Сугыш башланганда Анна Ивановнага 13 яшь була. Әтисен фронтка алалар, гаиләдә өч бала кала, ул олысы була. Колхозда эшли: ашлык ташый, урман кисә.
Әтисе сугыштан инвалид булып кайта. Сугыш тәмамланганнан соң Анна Ивановна кияүгә чыга һәм Лениногорск шәһәренә күчеп, 8 нче мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша, анда пенсиягә чыкканчы эшли.
Анна Ивановна бүген ялгыз яши. Ул үсеп килүче буынның өлкәннәр тормышы белән кызыксынуы, кайгыртучанлыгы һәм игътибарлы булуы өчен рәхмәтен белдерде.