Лениногорскида "Әтиләр советы" иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы узды

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә «Әтиләр советы» иҗтимагый оешмасы утырышы узды.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальниклары һәм вәкилләре, гомуми белем бирү, спорт мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү мәктәпләре җитәкчеләре катнашты.

«Әтиләр советы» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Гаврилов үз чыгышында оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Совет эшенең төп максаты-әтинең гаилә башлыгы буларак ролен арттыру.

Хәзерге вакытта оешмага шәһәрнең 10 инициативалы әтисе керә, аларның һәрберсенең үз эшчәнлеге бар. Алар конкрет тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар һәм эш планнары белән таныштырдылар.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәр мәктәптә актив әтиләр сайларга, оешма бүлекчәләрен булдырырга һәм уртак эш алып барырга тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International