Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең агымдагы елда беренче утырышы булды.
Утырышта комиссия әгъзалары, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Әлмәт шәһәре территориаль идарәсе башлыгы урынбасары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Виталий Слободинның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү чаралары турындагы доклады белән таныштылар.
"Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Шәрәфетдинов 2020 елда Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсенең "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе эше турында сөйләде.
«Татмедиа» АҖнең «Лениногорск-информ» филиалының 2020 елда юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча эш йомгаклары һәм 2021 елга планнар турында аның директоры Әнисә Мельникова чыгыш ясады.
Укучыларны муниципалитет эчендәге махсус мәктәп автобуслары белән йөртүне оештыру турында Мәгариф идарәсенең бүлек начальнигы Марс Хәсәнов җиткерде.
Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Елена Ненад ТР Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге 1115 номерлы Указы һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 8 декабрендәге 1206 номерлы карары үтәлеше турында хәбәр итте.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Указын үтәү буенча системалы эшне дәвам итү, эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын төзү, реконструкцияләү, капиталь һәм чокыр ремонтларыннан соң, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт стандартлары таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерү уздырырга, законсыз ташулар очракларын кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрүне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.
Юл хезмәтләренә мәктәп автобуслары маршрутлары уза торган автомобиль юлларының техник һәм эксплуатацион күрсәткечләрен арттыру буенча чараларны даими рәвештә гамәлгә ашыру зарур.
Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды һәм барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.