2021 елның 17 февралендә педагог-психолог Диләрә Мортазина һәм «Логос» психологик ярдәм үзәге волонтерлары Коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт һәм тыл ветераны Карташова Клавдия Ивановнага бардылар.
Алар аңа кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр, өй эшләрен башкарып чыгарга булыштылар. Үткәрелгән эштән соң Клавдия Ивановна яшьләргә үзенең авыр тормышы, хезмәт һәм сугыш еллары турында сөйләде.
Ул Куйбышев өлкәсенең Келәүле районы Зеленый Ключ авылында күп балалы авыл укытучысы гаиләсендә туа. 1940 елда Клавдия Ивановна 7 сыйныфны тәмамлый, ә икенче 1941 елда сугыш башлана, ике абыйсы шунда ук фронтка китә һәм икесе дә Ватанын яклап һәлак була. 1941 елда аны һәм авылдан тагын берничә яшүсмерне окоп казырга «Майна»станциясенә җибәрәләр. Сугыш елларында Клавдия Ивановна шулай ук аэродром төзелешендә, тимер юлда гравийлар ташый, урман кисүдә эшли.
Клавдия Ивановна олы яшьтә булса да, ул еллардагы вакыйгалар, даталарны бик яхшы хәтерли. Ул «Логос» үзәге белгеченә һәм аңа ярдәм иткән волонтерларга рәхмәт белдерде.