Лениногорск мәктәпләрендә "Парламент дәресләре" узды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

"Татарстан - безнең уртак йортыбыз" шундый эпиграф астында безнең шәһәр мәктәпләрендә Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Ринат Илдус улы һәм Лениногорск шәһәр Советы депутатлары катнашында Парламент дәресләре уза.

Укучыларның сәяси-хокукый культурасын формалаштыруга, җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышында гражданнарның ролен аңлауга, гражданлык, үз-үзеңне һәм җәмгыять алдында җаваплылык тәрбияләүгә ярдәм итүче бу традицион дәресләр быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана.

Очрашуларның берсе 2 нче мәктәптә булды. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары илебезнең һәм республиканың этномәдәни күптөрлелеге өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллинның республика парламенты депутатлары сораулары белән кызыклы әңгәмәсе булды. Аларны "глобальләшү" роблемалары да, депутатның туган телен белү дә кызыксындырды.

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов район яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре турында чыгыш ясады, шулай ук балаларның ял итү белән кызыксынды.

Дәрестә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең туган телләрне өйрәнү, халыкларның тигез хокуклылыгына кагылышлы маддәләрен әйттеләр, «Гражданин» һәм «Дәүләт» төшенчәләрен ачтылар, ике дәүләт телендә шигырьләр укыдылар һәм «үзеңнең туган телеңне белү мөһим»дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International